Йолдызлар тормышыннан
24 февраль 2025, 09:49

Елена Ваенганың концертында тамашачы үлгән

Кайда гомере өзеләсен кеше белми шул...

SHOT Телеграм-каналы.SHOT Телеграм-каналы.
Фото:SHOT Телеграм-каналы. 

Тверьдә тамашачы хатын  Еленга Ваенганың концерты вакытында үлгән. Шаһитлар сөйләвенчә, чыгыш вакытында тамашалар залында коточкыч эссе булган, һава җитмәгән, ә оештыручылар, имеш, үзен кинәт начар хис иткән хатынны коткарыр өчен  хәтта аптечка да тәкъдим итмәгәннәр.  

SHOT Телеграм-каналы мәгълүматы буенча, 71 яшьлек Тамара “Пролетарка” мәдәният сараена ахирәте белән килгән. Концерт вакытында алар икесе дә үзләрен начар хис иткән, Тамара сәгать 9ларда бакыйлыкка күчкән. Аның ахирәтен коткара өлгергәннәр.  

Тамашачылар сөйләвенчә, концерт вакытында залда бик нык эссе булган, күпләр мәдәният сараенда  һава җитми иде, дип зарланган. Бу хәлдән соң Ваенга концертны өзгән. 

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас