+24 °С
Яңгыр
Җырчы Рәфис Кәлимуллин Әнвәр Нургалиев белән очрашкан, - дип яза "Интертат". Чәй артында сөйләшеп утырганда, ул Әнвәр Нургалиевның яшен белгән булса кирәк, аның өчен бу көтелмәгән мәгълүмат булган.
- Минем яшьтә дип уйлаган идем. Абый икән ул миңа! Минем әтидән 8 яшькә генә кечкенә икән ул, – ди Рәфис.
-Комплиментмы бу, нәрсәме, – дип елмая Әнвәр үзе дә.
«Абзый, сиңа күп дигәндә 40 яшь биреп була», – дип язып та куйган Рәфис. Әнвәр Нургалиевка исә быел 51 яшь тулды.
Ә сез Әнвәр Нургалиевка ничә яшь бирер идегез?