Йолдызлар тормышыннан
24 февраль 2025, 06:40

“39 тапкыр парашют белән сикердем”

Популяр җырчы армия хезмәтен ничек үтүе турында сөйләде.

“39 тапкыр парашют белән сикердем”“39 тапкыр парашют белән сикердем”
“39 тапкыр парашют белән сикердем”

Дуслар, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан башлап җибәргән “Бу солдатны таныдыгызмы?” Чираттагы героебыз – Башкортстанның атказанган артисты Ришат Галиханов. Популяр җырчыбыздан армия хезмәтен ничек үтүе турында сөйләвен үтенгәч, ул тыйнак кына: “Сагынып инде”, диде. Әйткәндәй,  Ришат – элиталы гаскәрләр вәкиле. Ул – десантчы.

 - Мин 1990 елның 4 ноябрендә армия сафларына алындым. Уфа сәнгать училищесында икенче курста укып йөри идем, - дип башлап җибәрде сүзне Ришат. -  Җырлап йөргән җирдән укуны ташлап китәсе килмәсә дә, миңа повестка килеп төште. Аңлап торам – бармыйча ярамый.  Элек армиядә хезмәт итеп кайтуның почеты бик зур иде. Кызлар да иң беренче: “Армиядә булдыңмы?” , дип сорыйлар иде.  Хәзер генә ул машинаң, фатирың бармы, акчаң күпме дип сорыйлар (көлеп җибәрде).

 - Военкомат яныннан кузгалып киткән көнне хәтерлисеңдер инде...

 - Әлбәттә. Уфаның Октябрь районы военкоматыннан киттем. Шәһәр мәдәният йорты тукталышында ишек аллары эчендә иде военкомат. Кичтән училищеда бергә укыган иптәшләр, кызлар белән бергә утырып чәй эчтек, хушлаштык.  Ә  военкоматтан Фәнис абыем озатып калды. 18 яшь иде миңа ул вакытта.

   Мин Прибалтикада хезмәт иттем. Башта Литваның Каунас шәһәрендә 3 ай карантинда яттым әле.  Ул учебкадан да авыррак кебек тоелды. Өч айдан соң кече сержант званиесе бирделәр һәм шул ук Литваның Мариямполе дигән зур булмаган шәһәргә җибәрделәр. Хәрби часть шәһәр уртасында урнашкан.  Безгә, авылдан килгән яш егетләргә, шәһәр матур тоелды. Десант гаскәрләрендә хезмәт иттем. Башкортстаннан  дүрт егет бергә эләктек.  Алар белән әле дә аралашып торабыз.  Ике ел хезмәт итеп, октябрь аенда туган якларга әйләнеп кайттым.  Армия хезмәте, ай, озак үткән кебек тоелды инде. Аеруча беренче көннәр, беренче еллар... 31 декабрь көнне дневальный булып басып торуларым һаман да хәтердә. Сагыну хисе турында әйтеп тә тормыйм – бик сагына идем туган якларны, якыннарымны,  бергә укыган иптәшләрне.

 - Сагыну хисен хатлар белән баскансыңдыр, шулаймы?

 - Нәкъ шулай. Телефоннар юк, хат көтәбез. Минем апалар да, абыйлар да, әти дә хат язып тордылар.  Күбрәген әти яза иде. Бер ел хезмәт иткәч, отпускага кайттым.  10 көн бик тиз үтеп китте. Күз ачып йомган кебек кенә. Отпускадан соң солдат хезмәтенә яңадан кереп китүе авыррак инде. Хезмәт итеп кайтканнар мине яхшы аңлыйдыр дип уйлыйм.

 - Ришат, армия хезмәтен еш искә аласыңмы?

 - Кайткач та, әле дә искә төшереп алам әле ул армия көннәрен. Мин 39 тапкыр парашют белән сикердем. Солдатларны самолет күккә алып менеп китә, парашютны беркетеп куялар.  Офицер биеклекне дә, безне дә контрольдә тота, пилоттан сорый: биеклек күпме?  600, 800 метр, 1,5 сакрым...  Тиешле биеклеккә күтәрелгәч,  ишекне ача. Менә шунда башлана инде.  Куркытмый дип әйтсәм, дөрес булмас, әлбәттә, башта куркыта. Ишек төбендә тукталыбрак калсаң, ярдәм итеп җибәрәләр инде (көлә).  

   Куллар – боҗрада, аны үзвакытында тартырга кирәк. Алда - запас парашют, аркада – тагын берәү.  6 секунд -  501, 502 , 503, 504, 505 дип санагач, боҗраны тартырга кирәк.  Анда уйланып тору түгел, үләргә вакыт юк.  Самолетның крылосына арка белән бәрелеп төшеп китүемне әле булса хәтерлим. Аннары инде парашют ачылып китә. Ул никтер туктап калган кебек тоела. Юк, ул төшә ул әкрен генә, ләкин барыбер һавада эленеп калган кебексең. Җиргә дөрес килеп килеп төшәргә дә тиешбез.  Монда иң мөһиме – аякларны  бергә куеп өлгерергә кирәк, югыйсә сындырырга да мөмкинсең. Аркаңа егылсаң, арка сөяген имгәтергә була.

 - Солдат хезмәтендә булуыңа үкенмисеңме? Ул сине нәрсәгә өйрәтте?

 - Һич кенә дә үкенмим. Армия – ул тормыш мәктәбе. Ул дөнья көтәргә, дисциплалы булырга өйрәтә, чыныктыра. Авырлыкларны үтә-үтә сабыр булырга, бирешмәскә, үз аягыңда ныклы басып калырга өйрәнәсең. Идән юарга да туры килде. Хәзер дә миңа идән юу берни тормый.  Спорт әзерлеге бик көчле булды армиядә. Йөгерүләр, гантелләр белән шөгыльләнүләр, турникта күтәрелүләр, кул көрәшләре – барысы да булды.  Иртән 3 чакрым йөгерәбез, кичен тагын 3 чакрым.  Һәрбер ял көнендә 10 чакрымга марш-бросок үтәргә тиеш идек.  Парашютларны, автоматны асып йөгерүләрне әйтеп торасы да юк. Атна саен стрельбищега барулар – үзе бер күңелле хатирә.

   Армия хезмәтен тәмамлап кайтуга мине полициягә эшкә чакырдылар.  Ләкин минем үз юлым, сайлаган һөнәрем бар иде. Октябрь азагында кайттым да, ноябрь һәм декабрьдә ял итеп, Яңа елдан икенче курста укуымны дәвам иттердем.  Тавышыма зыян килмәде. Армиядә җырлап йөрергә туры килмәде бит.  Стройда гына җырлый торган идек.  Башкортстан җырчылары арасында без сәхнәдәш дустым Айдар Галимов белән икебез дә Литвада хезмәт иттек. Икебез дә десантчы. Шунысы белән бик горурланам.

    Дөньялар тыныч булсын дип телим. Ә яшьләргә әйтер киңәшем шул – армиядә хезмәт итүдән куркырга кирәкми.  Ир-егетләр туган ил алдындагы бурычны үтәргә, чыныгу, ныгыну мәктәбен – армия хезмәтен – тазалыгы булган һәрбер егет үтәргә тиеш.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас