+21 °С
Болытлы
Эстраданың пар сандугачлары Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар куанычлы яңалыклары белән бүлешкәннәр.
'Шатлыгыбыз белән уртаклашабыз! Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы тарафыннан "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" билгесе белән бүләкләндек! Бик зур рәхмәт! Алга таба да милләтебезгә хезмәт куеп яшәргә насыйп булсын!" - дип язган алар социаль челтәрләрдә.
Тавышлары матур, моңлылар, үзләре тырыш! Бу матур парга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!