Михаил Ефремов "яшерен форматта" шартлы рәвештә вакытыннан алда азат итү турында үтенеч биргән, аны якындагы ике атнада карарга тиешләр, дип хәбәр итә SHOT чыганагы.
Ефремов колония җитәкчелеге белән үзенең шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителү (УДО) перспективалары турында сөйләшкән. Актер түбәндәге аргументларны китергән:
– Ефремов сәламәтлегенә (йөрәк, үпкә белән проблемалар, күрү сәләтен югалту) зарланган;
–Көндәлек эше турында сөйләгән (цехта ул тоткыннар өчен форма тегә һәм чыннан да планны үти);
– Берничә тапкыр үкенүен хәбәр иткән (холык төзәтү колониясе территориясендә ул гыйбадәтханәгә йөри, даими рәвештә тәүбә итә);
– Колониядә үзешчән сәнгатьтә ярдәм итә һәм башка тоткыннарга сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли;
–Үткәндәге шелтәләрен һәм үзенең хаталарын аңлаган;
–Иреккә әзер, анда ул яңача яшәячәкмен дигән.
Шул ук вакытта Ефремовның адвокаты УДО турында сорауны Яңа ел алдыннан ук планлаштырган һәм хәтта барлык белешмәләрне дә җыйган. Әмма массакүләм мәгълүмат чараларындагы шау-шу аркасында үтенечне 2025 елга кичектерергә туры килгән.
Михаил Ефремов 2020 елда Мәскәүдә исерек килеш авария ясады. Актер бәрелгән машина водителе дәваханәдә һәлак булды.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.