Йолдызлар тормышыннан
21 февраль 2025, 10:46

Искәндәр Газизов: "Кан бирүне изге эш итеп саныйм"(Видео)

Җырчы 5нче тапкыр кан плазмасы тапшырырга килгән.

Искәндәр Газизов: "Кан бирүне изге эш итеп саныйм"(Видео)Искәндәр Газизов: "Кан бирүне изге эш итеп саныйм"(Видео)
Искәндәр Газизов: "Кан бирүне изге эш итеп саныйм"(Видео)

Кеше гомере кыл өстендә сыналганда, кемнәрнеңдер газизләрен бер тамчы каны белән коткарырга әзер торучы донорлар үз арабызда да шактый. Шундыйларның берсе Башкортстанның атказанган артисты Искәндәр Газизов.

"Килдек әле изге эш белән  монда - кан бирергә, - дип ул Республика кан бирү станциясендә процедура вакытында видео төшергән. - Кан бирү - һәр сәламәт кешенең бурычы - изге бурычы дип саныйм. Чөнки без авыру кешеләргә ярдәм итәргә тиеш", - ди ул. 

Җырчы 5нче тапкыр кан плазмасы тапшырга килгән. Билгеле, бу мәгълүматлар һәр донорның аерым документлары рәвешендә сакланып барыла, шулай ук базага да теркәлә.

"Русиянең почетлы доноры булу өчен миңа 35 тапкыр кан бирергә кирәк диде монда эшләүче Фирүзә Мәүхәт кызы Хәлилова. Рәхмәт хезмәткәрләргә! Матур итеп каршы алалар, чәй эчерәләр, ашаталар, кунак итеп кайтарып җибәрәләр. Изге җома көнебез мөбарәк булсын!" - ди Искәндәр.

Әйткәндәй, кан бирер алдыннан берничә көн алдан артык тозлы, майлы, әче, кыздырган, сарымсаклы ризыклар ашарга ярамый. Шулай ук сөт ризыкларыннан да тыелып тору таләп ителә.

Искәндәр Газизов: "Кан бирүне изге эш итеп саныйм"(Видео)
Искәндәр Газизов: "Кан бирүне изге эш итеп саныйм"(Видео)
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас