Йолдызлар тормышыннан
20 февраль 2025, 08:31

Ул чын халык артисты!

70 яшьлек юбилеена багышланган концертларын яраткан җырчыбыз, композитор Ризван Хәкимов туган ягы Дүртөйледән башлап җибәргән иде.

Ул чын халык артисты!Ул чын халык артисты!
Ул чын халык артисты!

70 яшьлек юбилеена багышланган концертларын яраткан җырчыбыз, композитор Ризван Хәкимов туган ягы Дүртөйледән башлап җибәргән иде.

  Бу көнне аны гомер бәйрәме белән котларга якташлары, иҗатташ дуслары, туганнары, сабакташлары җыелды. Татарстаннан килгән күренекле артистлар Ризван абый иҗат иткән моңлы җырларны башкардылар. Тамашачылар исә һәркемгә җан җылысы бүләк иткән бу кичәдә һәр чыгышны көчле алкышларга күмде, дүрт сәгатькә сузылган зур концерт дүрт минут кебек тә тоелмады.

   Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, күренекле композитор Ризван Хәкимовны туган халкы күтәреп алды, үзенең тирән сөюен, зур хөрмәтен көчле алкышлар аша белдерде. Мондый да шәп концертта, шушы сихри җыр-моң мәйданында булу белән һәр тамашачы бәхетле иде бу көнне!

   Ризван Хәкимовның дистә еллар дәвамында популяр булып калуының сере нидә дисезме, дуслар? Ачтым мин бу серне: тыйнаклыгында һәм үзен яраткан халкын хөрмәт итүендә, әлбәттә! Нәкъ үзебезчә бит ул, авылча, бернинди һавалану да юк күптән инде зур дан-шөһрәтләргә ирешкән бу талант иясендә. Тамашачысын үзенең кабатланмас моң иленә урап алып кереп китә дә ул, мәңгелеккә әсиритә!

   Агыйдел буенда үскәнгәме, Ризван абыйның моңы да үзенчәлекле, башкаларга һич тә ошамаган. Әйе, аның иҗады халкы күңеленә тирәнтен үтеп керә, назлый, иркәли, яшәүгә көч бирә, шуңа аны халкы үз итә. Концерт вакытында үзен райондашлары халык җырчысы дип игълан иткән иделәр генә... ни куаныч, шушы көннәрдә яраткан җырчыбыз РизванГалимҗан улы Хәкимовка “Башкортстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелүе хакында хәбәр килеп иреште. Сәхнә солтанының меңнәрчә тамашачысы зур куаныч кичергәндер бу хакта ишетеп.

Авыр тормыш давылында югалмыйча, имәндәй нык булып, күренекле артист һәм композитор булып җитешкән, ике тугандаш республиканың җыр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән, дистәләрчә яшь талантларга зур сәхнәгә юл ачкан Ризван Хәкимов, әлбәттә, моңа күптән лаек иде!

   Моңлы җырлар авторы , сандугачларны көнләштерерлек тавышы белән тамашачысын әсир иткән күренекле шәхес, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ризван Галимҗан  улын олуг  юбилее һәм мактаулы исем алуы  белән котлап, аңа үземнең шигъри юлларымны багышладым.

                Бәхет телим!

   Хәйран булып ,моңлы тавышыңны

Сандугачлар туктап тыңлады.

Халкың көчле алкышларга күмеп,

Синең иҗатыңны данлады.

   Яшә генә , яшә, мәшһүр җырчым,

Бирешмичә язмыш җиленә.

Сәламәт бул, моңнар ургылсыннар,

Халкың көтә сәхнә түрендә.

                                                                                Руниза Даутова.

                                                Чакмагыш районы, Иске Калмаш авылы.

Фото: rb7.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас