Йолдызлар тормышыннан
20 февраль 2025, 08:45

"Рөстәм Нәбиевка кияүгә чыгып, джек-пот отты"

Ни өчен Индира турында күпләр шулай уйлый? 

"Рөстәм Нәбиевка кияүгә чыгып, джек-пот отты""Рөстәм Нәбиевка кияүгә чыгып, джек-пот отты"
"Рөстәм Нәбиевка кияүгә чыгып, джек-пот отты"

Гиннес рекордлар китабына кергән альпинист, казарма ишелеп аяксыз калган Рөстәм Нәбиев блогында 2017 елгы видео урнаштырган. Кадрларда – хатыны Индира белән өйләнешкән мизгелләр. Видео астында комментарийлар бик күп, араларында мәгънәсезләре дә җитәрлек.

Индирага, Рөстәмгә кияүгә чыгып, джек-пот отты, дип язучылар да бар, тик ул комментарийга күп җаваплар килгән, парның яратып өйләнешүе, бернинди джек-пот турында да уйламавы турында язалар. Рөстәм үзе: «Бу вакытта безнең бернәрсәбез дә юк иде», – дип өстәгән (хәзер гаилә муллыкта яши – ред.).

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас