Җырчы Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрләрдә өйләнмәгән ир-егетләргә хат язган. Гаилә коргач тормышка бөтенләй башкача карый башлыйсың, үзгәрәсең икән, дигән ул. Бу язма "Интертат"тан алынды.
"Буйдак егетләргә багышлана! Балагыз тугач, сездә дә минеке кебек үк хисләр булачак. Балагыз сулый торган һава чиста булсын өчен, сез тузан да сөртәчәксез. Аның беренче елмаюын күреп шатланулар, озаграк тын алмый торса, борчылулар...
Хезмәтегез дә балагыз өчен булачак. Тормышыгызның бөтен мәгънәсе балада булачак. Мин үзем – эгоист... Мин үзем өчен генә яши идем, ә хәзер улым өчен яшим. Улым туганнан бирле, хәтта читләрне дә якын итәм. Улымны бик яратам һәм аны ничек тәрбияләрмен дип борчылам. Кайвакытта ачуланырга да кирәк булачак бит, тик бер дә ачуланасы килми. Бәхетең булсын, улым, – дип яза Ришат үзенең хисләре турында сторисларында.
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар Алим исемле малай үстерәләр. Тиздән Алимга 1 яшь тула.