Йолдызлар тормышыннан
19 Февраля 2025, 06:02

Илсөя Бәдретдинова: "Малай белән «җүнләп» аралашырга вакыт юк"

Гомер бик тиз үтә шул... 

Илсөя Бәдретдинова: "Малай белән «җүнләп» аралашырга вакыт юк"Илсөя Бәдретдинова: "Малай белән «җүнләп» аралашырга вакыт юк"
Илсөя Бәдретдинова: "Малай белән «җүнләп» аралашырга вакыт юк"

Җырчы Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә җәй көне төшерелгән бер видео куйган. Анда ул машинада телефоннан Люция апасы белән сөйләшеп бара.

- Җәй көне яңа программага әзерләнгән вакыт бу… Люция апайга шалтыраткан чак. Авылдан видеокассета алып киткән идем. Анда – туганнан туган апамның туе. Бөтенесе бәхетле! Мин – туйда шаһит (17 яшь). Табын артында әти, әни, җизнәй, апай, туганнар…

Бүген аларның берсе дә исән түгел. Ә туйлары бара торган апалар бер көндә 2 балаларын җирләделәр. Кызлары Алсуга 15 яшь, ә уллары Надирга 10 яшь иде. Башка сыймаслык. Өч тиенлек дөньяда яшибез, – дип яза ул.

Видеода исә җырчы апасына: «Апай, мин сагынам сине», – ди. Икесенең дә күңеле тула. «Сагынасың инде, ярты елга бер күрешеп булмый… Без бит икәү генә», – ди җавап бирә апасы. Аннан элемтә өзелә. «Үлеп сагынам, Гүзәл. Тормыш куабыз бит. Ни апайлар янына кайткан юк, ни малай белән «җүнләп» аралашырга вакыт юк», – ди җырчы.

Чыганак: Интертат

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас