Концертларында аның әнисе дә катнаша. Миңлебәдәр апа бик матур җырлый, тавышы бик үзенчәлекле.
Ул гомер буе артист булырга хыялланган, тик авылда дөнья көтеп, сәхнәләргә менәргә мөмкинлеге генә булмаган. Менә хәзер, олыгайган көнендә, кызы Иркә аның бу теләген тормышка ашырган. Хәзер ул кызы белән гастрольләргә дә йөри.
Иркәнең 15 февраль көнне Уфаның "Яшьләр" мәдәният сараенда үткән концертына автор-башкаручы, җырчы һәм шагыйрә Зифа Нагаева да килгән иде. Миңлебәдәр апаның җырлаганнан соң ул сәхнәгә күтәрелде. Аның чыгышын югары бәяләп:
"Сәвия апа Сираевалар кебек сәхнәләрдән төшми торган җырчы һәм актриса булыр иде ул, әгәр үз вакытында ул тормышын үзгәрткән булса. Рәхмәт сезгә, Миңлебәдәр апа! Йөрәгемә якын итеп, һәр тамашачының сөюен үзем аша сезгә үткәрәм», – дип җылы сүзләр әйтте Зифа Нагаева Миңлебәдәр апага. Зал аларны алкышларга күмде.