Мәскәү шәһәрендә гашыйклар көне уңаеннан “Бозда фигуралы шууга гашыйклар” исемле боз тамашасы үткән. ЦСКА аренада үткән тамашада иң чагу номер булып баш мие яманшешеннән вакытсыз дөньядан киткән актриса Анастасия Заворотнюкның 54 яшьлек ире Петр Чернышев белән 46 яшьлек Наоми Лангның чыгышы булган. Анда Петр белән Настяның 6 яшьлек кызлары Мила да катнашкан. Бу номерны алар актрисаның якты рухына багышлаганнар.
Матбугат чаралары белән аралашканда Петр Чернышев һаман да яраткан хатынына тугры булуын әйткән. “Без бергә. Бер барыбер бергә. Мин икебез арасында булган бәйләнешне сизәм, - дигән ул. – Гашыйклар көне аның якты рухын искә алыр өчен иң яхшы дата, чөнки безне бозда фигуралы шуу якынайтты”.
Петр Чернышев Заворотнюк белән 2007 елда “Танцы на льду” телетапшыруында танышкан булганнар.
Петр Анастасиянең 29 яшьлек кызы Анна турында җылы итеп сөйләгән. Анна әлеге вакытта Дубайда яши, тормыш иптәше белән беренче сабыйларын көтәләр.
Анастасия Заворотнюк былтыр май аенда 53 яшендә якты дөньядан китте. Ул күп еллар яманшеш белән көрәште.
Чыганак: spletnik.ru