Җырчыга бу концертны авырган килеш җырлап чыгарга туры килгән. Бу турыда ире язып чыккан, халыкка фаш иткән.
«Артист тормышы җиңел һәм борчуларсыз тоела. Чынлыкта, бу – бик катлаулы һәм зур түземлек таләп итә торган һөнәр. Кичә мин Алияне чын күңелдән кызгандым, чөнки аңа нәрсә аша узарга туры килгәнлеген аңлый идем. Температурасы 38-39, тавышы инде репетиция вакытыннан ук үзен тыңламады. Шуңа да карамастан, ул сәхнәгә чыкты һәм җырлады. Ә концерттан соң аягында да басып тора алмады, күңеле болганды», – дип бәян итте җырчы социаль челтәрләрдә.
Фото: социаль челтәрләрдән скриншот ясалды.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/aliya-karacurina-kazanda-koncert-kuidy-uzemnan-ber-da-kanagat-tugelmen-5871220