Йолдызлар тормышыннан
13 февраль 2025, 07:02

"Уфада энергетика көчле"

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин төрле төбәкләрдә яшәүче татар тамашачысы бер-берсеннән ничек аерылганын сөйләгән.

"Уфада энергетика көчле""Уфада энергетика көчле"
"Уфада энергетика көчле"

– Татар – бөтен җирдә дә татар, дип әйтә иде Илһам абый. Әмма карау системасы аерылып тора. Актанышлар, мәсәлән, музыкаль як дибез бит инде. Концерт башланыр алдыннан тып-тыныч булгач, хәтта пәрдә читен ачып карыйсың – зал тулы, барысы да тыныч кына утыра, концерт дәвамында да тыныч карыйлар. Энергетика бирү ягыннан әйтүем. Уфага барсаң, концерт башланганчы ук зал гөжләп тора, андагы энергетика! Була икән бу концерт, дисең! - дигән ул бер интервьюсында.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас