Җырчы, «Голос. Дети» проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булган.
Сәидәгә гыйнварда 24 яшь тулды, җырчыга бу исем музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен бирелгән.
"Мин үзем бик шат, әти-әнием дә бик куанды, минем белән горурланалар. Миңа бу мактаулы исемне бирүгә катнашы булган һәркемгә зур рәхмәт. Минем командама, беренче чиратта, әти-әниемә», –дигән Сәидә «Интертат»ка.
Үзенең сәләте һәм тавыш үзенчәлеге белән ул татар музыка дөньясында тиз таныла. 2020 елның декабрендә Сәидә Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнаша һәм профессиональ сәхнәдә чыгыш ясый башлый. Сәидә үзенчәлекле тавышы һәм башкару осталыгы белән бик күп тамашачының мәхәббәтен казана. Ул республика һәм халыкара дәрәҗәдәге төрле конкурсларда катнашып, зур уңышларга ирешә.