Йолдызлар тормышыннан
8 февраль 2025, 02:40

«Миләшләрем»не җырлаучы Лэйнага һөҗүм иткәннәр

Җырчы Лэйна һәм аның иптәш кызына Казанның бер сәүдә үзәгендә билгесез ир-атлар һөҗүм иткән.

«Миләшләрем»не җырлаучы Лэйнага һөҗүм иткәннәр«Миләшләрем»не җырлаучы Лэйнага һөҗүм иткәннәр
«Миләшләрем»не җырлаучы Лэйнага һөҗүм иткәннәр

Дус кызы булган, шулай ук җырчы Алсинә белән шактый олы сәүдә комплексында булганда, Лэйнага берничә егет бәйләнергә тотынган. Алсинә Лэйнаны якламакчы булгач, егетләр тагын да ныграк кызып киткән ахры...

Алсинәнең башына кулларындагы энергетикны сипмәкче булганнар. Аларны Лэйнаның бөтен сәүдә үзәген яңгыратып кычкыра башлавы һәм бу хәлләрне видеога төшереп баруы гына туктаткан. Лэйна да, Алсинә дә зыян күрмәгән.

Иң ямьсезе, сәүдә үзәге тулы ир-атлар булса да, аларның берсе дә яклаучысыз кызларга ярдәмгә ашыкмаган. Кызлар фикеренчә, мондый «ир-атлар» арасында яшәгәндә, үзең дә теләмәсәң дә көчле булырга туры килә.

 

Фото: социаль челтәрләр.

 

«Миләшләрем»не җырлаучы Лэйнага һөҗүм иткәннәр
«Миләшләрем»не җырлаучы Лэйнага һөҗүм иткәннәр
Автор:
Читайте нас