23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан гәзитебездә шундый акция башлап җибәрдек. Дуслар, бу фотосурәтләрдәге солдатның кем булуын белсәгез, безнең omet-ufa@mail.ru электрон почтасы аша җавабыгызны язып җибәрегез.
Әгәр сез аны танысагыз, киләсе санда яңа фотолары белән аның армия хезмәтен кайда үтүе, Ватан алдында бурычын үтәү турындагы әңгәмәсен тәкъдим итәчәкбез.