Башкортстанның халык артисты, билгеле курайчы һәм музыкант Азат Бикчурин «Юлдаш» радиосына кунакка килгәч, үзе җыйган җиде таҗлы үләннән тиз генә курай эшләп, уйнап күрсәткән. Ул милли көйләр генә уйнап калмый, классик, чит ил эстрадасы көйләрен дә сызгырта.
Азат Бикчуринның язмышы гадәти булмый – 6 яшеннән әти-әнисез калып, картәнисе тәрбиясендә үсә ул.10 яшеннән Баймак музыка мәктәбендә шөгыльләнә башлый. Аннан соң Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тамамлый. Бүгенге кендә ул Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә эстрада артист-курайчысы булып эшли. Курай белән ул дөнья күрә, ил гизә. Кытайга, Европа илләрендә, Америкада да булган. Сәләтле кешене күрәләр, беләләр, яраталар!