-18 °С
Болытлы
— Кеше сүзен тыңламый, үз башым белән үз тормышымны кору – ул минем тормыш девизым. Юк-бар сүзләргә бер дә исем китми. Кеше гел яхшы гына әйберләр язып торырга тиеш түгелдер бит. Алайга калса, бик күңелсез булыр иде. Артистлар үзләре дә бер-берсенә шундый комментарийлар язып утыра. Әйе, башка исем астында теркәлә дә. Бер телефон номерына биш Инстаграм аккаунт бәйләп була, әнә шулай эшли алар. Миңа калса, һәр җырчының үз көндәше бар. Нишлисең, шундый өлкәдә эшлибез.
Сәхнә артында да үземә берсен дә якын китермим…
Фото: социаль челтәрләрдән скриншот.