Йолдызлар тормышыннан
1 февраль 2025, 15:52

Сәхнә йолдызы Мөнир Рахмаев хатыны матурлык өчен операция ясаткан

Әлеге вакытта Рахмаев хатыны янында өйдә көндәлек йорт мәшәкатьләрен башкара, кызларын карый һәм кадерлесенә тернәкләнергә ярдәм итә.

Сәхнә йолдызы Мөнир Рахмаев хатыны матурлык өчен операция ясатканСәхнә йолдызы Мөнир Рахмаев хатыны матурлык өчен операция ясаткан
Сәхнә йолдызы Мөнир Рахмаев хатыны матурлык өчен операция ясаткан

«Борчылдым, бу операциягә озак кыймыйча йөрдем. Әйе, күпләрегез инде аңлагандыр. Мин маммопластика ясаттым (күкрәкләрне зурайту буенча операция).

 

Бәби тапканчы күкрәкләрем белән нәрсә дә булса эшләү уемда да юк иде. Әмма кызымны табып, имезгәннән соң, аларның формалары бик үк яхшы хәлдә түгел иде.

Операция 4 сәгать тирәсе барды. Бу минем өченче гомуми наркозым. Наркоздан җиңел чыктым, башым гына әйләнде.

Ә менә шуннан соң минем өчен иң авыры башланды – мин бик озак тернәкләнәм. Хәтта авыртуны баса торган дарулар да ярдәм итмәде. Бөтен тәнем шешенде. Әле тагын ай дәвамында шешенгән килеш йөриячәкмен. 

Икенче көнне табиб миңа күкрәкләремне күрсәтте һәм мин бәхеттән елап җибәрдем. Әмма шул дәрәҗәдә авырта иде, аларга, хәтта, карыйсым да килмәде. Хәзер дә ташбака кебек кенә йөрим, хәлем юк. Мин мондый операция ясаткан кызларның видеоларын күп карадым. Мин дә, алар кебек, икенче көнне кафега каһвә эчәргә барырмын дип уйлаган идем. Әмма бу дәрәҗәдәге авыртуларны күз алдына да китерә алмадым», – дип сөйли Илсөяр Рахмаева.

 

Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Сәхнә йолдызы Мөнир Рахмаев хатыны матурлык өчен операция ясаткан
Сәхнә йолдызы Мөнир Рахмаев хатыны матурлык өчен операция ясаткан
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас