Ринат Рахматуллинга чәчәк бәйләме суза. Танылган җырчы шунда ук сабыйга рәхмәт әйтә, хатынын үбеп үк ала.
«Рәхмәт! Менә, мәхәббәт шундый була инде ул, дуслар. Иртәгәсе көнне нәрсә буласын беребез дә белмибез. Минем кебек гөрләтеп, рәхәтләндереп яшәргә һәрберегезгә насыйп булсын», – ди артист.
Ринат әфәнде моннан берничә ел элек, 30 ел яшәгән хатыны белән аерылышып, яңадан өйләнде. Икенче хатыны – Динара иреннән 29 яшькә яшь. Аларның никахлашуына инде 2 елдан артык вакыт үтеп тә китте бугай. Динараның беренче никахыннан кечкенә улы үсеп килә. Рахматуллинның исә шул бала яшендәге оныклары бар.
Фото: социаль челтәрләр.