Уфада яшәп иҗат иткән җырчы Фирүзә Париж (Аллаярова) инде бишенче ел Башкортстаннан читтә яши. Башта – Польша, аннан кояшлы Испания якларына китеп барган икән ул. Интертат хәбәрчеләре аның белән элемтәгә чыккан.
- Мин инде биш еллап Европада яшим.Испаниягә килүемә быел 3 ел була. Минем электән Европада яшәү теләгем булды. Бу хыял минем күңелемә әле студент вакытта ук кереп урнашкан иде, әти-әниләрем генә җибәрмәде. Аннан соң инде гаилә тормышы башланды, балалар үстердек. Шуңа күрә бу хыялны миңа читкәрәк куеп торырга туры килде.
Шунысы кызык, Европага килгәч, мин үземне чит ил кешесе итеп хис итмәдем. Гомерем буе биредә яшәгәнменмени! Иң беренче итеп, «мин – үз урынымда» дигән уй килде. Монда килгәнче мин башкорт апайлары белән таныштым да, 1 ел алар белән тордым. Без бер-беребезгә карата бик ярдәмчел. Уртак чатларыбыз бар, барлык сорауларны шунда хәл итәбез, бергәләп Сабантуйларга хәтле оештырабыз.
Монда татар-башкорт - бер милләт. Сабантуй үткәрәбез икән, татарлар да, башкортлар да җыела. Сабантуйлар оештырырлык татар-башкортлар күп биредә. Күпчелеге хатын-кызлар икәнлеген дә әйтергә кирәктер. Алар монда килеп испанлыларга кияүгә чыкканнар, балалар үстерәләр. Гаиләләре белән күченеп килгән кешеләр юк диярлек, әлбәттә. Чөнки хатын-кызлар бирегә эшсезлектән, авыр тормыштан качып, җылы климат эзләп, акча эшләү нияте белән килгән. Күпчелеге, эшләп, Русиядәге балаларына ярдәм итә – аларны югары уку йортларында укыта, йорт салырга булыша. Монда, хәтта, ирләрен Русиядә калдырып килгән хатын-кызлар да бар. 75әр яшьлек апайлар һаман эшләп йөриләр, балаларына булышалар. Аларның Русиягә кайтасылары килми, чөнки андагы пенсия куркыта. Шул ук вакытта гомерлеккә монда кала алмаячакларын да аңлыйлар. Испаниягә хатын-кызлар өлкән яшьтәгеләрне карарга киләләр. Испанлылар әти-әниләрен карап утырмый, эшли.
Өлкәннәрне карарга, яхшы хезмәт хакы түләп, «сиделка»лар яллыйлар. Килгәч тә, тел белмәгәч, мин кая эшләргә дә белмәдем. Ярты ел буена танышларымны алыштырып эшләп йөрдем. Әбиләрне карарга да барып карадым, ләкин «юк, бу – минем эш түгел» дигән фикергә килдем. Бер урында гына утырып тору бик күңелсез, миңа кая да булса чыгып йөри торган, актив эш кирәк иде. Хәзерге көндә мин шуңа таба барам, ныгытып телләр өйрәнү белән мәшгульмен. Чит илгә киткәч, мин үземнең элекке актриса, артист тормышыма читтән карый башладым. Нинди юл белән барганмын, нинди үрләр, дәрәҗәләр яуланган, нинди ялгышларым булган? Мин үтелгәннәргә үкенмим һәм бүгенге көнем өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен, - дигән Фирүзә.