Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевтан дингә мөнәсәбәте турында «Хозур ТВ» телеканалындагы «Фикер» тапшыруында болай дип сөйләгән:
- Сәхнә – дингә бөтенләй каршы әйбер. Шуңа күрә хыялым шул – тизрәк вакыты җитеп, эстрадан китеп, дингә килсәм, мин беркайчан да микрофон тотмыйм. Чөнки дин – ул дин, сәхнә – ул сәхнә. Әгәр сәхнәдә дини җырлар башкарып, вәгазьләр сөйләп, халыкны дингә өнди алсаң, ул, әлбәттә, икеләтә савап. Русиядә яшәгәч, бу стереотиплар аз гына туры килми. Шуңа күрә йөрәк әрни. Мин инде җомгага барган саен, сәҗдә кылганда гел шуны уйлыйм, гафу үтенәм. Киләчәктә ничек тә шушы әйбер җайлансын иде, дип хыялланам.
Артист тормышыннан китәм икән – машина ясап, мал карап була. Эшлә генә – проблема юк. Эшләгән кешегә эш бар.