Чыгышы белән Башкортстаннан булган мәрхүм җырчы Юрий Шатуновка мактаулы исем бирергә тәкъдим иткәннәр.
Федерация Советында Юрий Шатуновка "Русиянең халык артисты" исемен бирергә тәкъдим иткәннәр. Бу идея белән Русиянең мәдәният министры Ольга Любимовага Ульяновск өлкәсе сенаторы Айрат Гибатдинов мөрәҗәгать иткән.
Сәясәтче билгеләп үткәнчә, музыкантның истәлеген мәңгеләштерү үтенече белән аңа МХОда катнашучы чыккан булган.
Русиялеләр арасында да бу идеяне хуплаучылар күп. Социаль челтәрләрдә: "Халык артисты исеме аңа күптән бирелергә тиеш иде", "Ласковый май"ны тыңлап үстек, соң булса да, аның мактаулы исеме булсын иде", "Шатунов - безнең өчен халык артисты инде ул" - дип язганнар.
Сез ничек уйлыйсыз, халык җырчысы исеменә ул лаекмы?
Чыганак: Лента. ру.