Җырчы Гөлназ Асаеваның ире Вилдан Шәмсетдинов өч ай эчендә, үз машинасында йөреп, 100 штраф җыйган.
ФССП мәгълүматлары буенча, артистның 116 мең сум бурычы бар, аларның яртысыннан артыгы ЮХХДИ штрафлары, ди. Нигездә, Шәмсетдиновка штрафлар тизлекне арттырган өчен килгән.
Вилдан журналистларга бу хәл турында фикерен җиткергән. Ул барысын да түләргә вәгъдә иткән, ләкин соңрак, дигән. Әлегә артистның акчасы юк икән, чөнки күптән түгел ул машинасын ремонтлау өчен 750 мең сум түләгән.
Чыганак: "Татарлар.Казан.Татарстан" ТГ каналы.