Татарстанның атказанган аристы Илсөя Бәдретдинова Бәләбәйгә концерт куярга баргач, бер тамашачысы аның янына сәхнәгә менгән дә:
- Сәнгатьне яратасыңмы? - дип сораган. Илсөя һич тә икеләнмичә:
- Бәтәч, нишләп йөрим соң мин монда? Яратам, әлбәттә, - дип җавап биргән.
- Яраткач, авыз тутырып залга карап, әйтегез әле шул сүзләрне! -ди ханым.
- Яратам! Мин сәнгатьне бик нык яратам! - дип җаваплый җырчы. Сәхнәгә менгән ханым залга карап:
- Ишеттеңме, Сәнгать, сине Илсөя дә бик нык ярата! - ди. - Иптәшемнең исеме Сәнгать. Аның 65 яшьлек юбилее булды, сезгә дип шушы дисбене ясады, - дип бүләген тапшыра.
- Вот это поворот! - ди Илсөя шаккатып.