

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәковтан шатлыклы яңалык килеп иреште. Аны Казанда "Мәдәнияттәге казанышлар өчен" билгесе белән бүләкләгәннәр.
"Минем өчен 2025 ел бик уңышлы башланып китте, Аллага шөкер! Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы медаль белән буләкләде. Минем иҗатымны зурлаганыгыз өчен олы рәхмәтләремне белдерәм"- дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Моңлы һәм талантлы җырчыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Сәламәтлектә яшәп һәм эшләп, тагын да зуррак бүләкләр алырга насыйп булсын дигән теләктә калабыз.