Туган көне алдыннан Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов балалары белән Тайландка ял итәргә очканнар.
"Юлга 16 сәгать вакыт китте, шуның 9 сәгате - самолетта", - дигән Гүзәл.
Бүген исә Гүзәлнең туган көне - аңа 43 яшь тулган. Бәйрәме уңаеннан ул социаль челтәрләрдә болай дип язган:
"Кайбер чакта Гүзәл исемле кыз үзенең Уразова икәнлегенә ышанмый. Бүген дә шулай, кадерле дусларым. Үтелгән юлларыма, яшәлгән яшьләремә, эшләнгән эшләремә ышанмый утырам. Кечкенә йөрәгемдә җиһанга сыймаслык хыялым бар иде, әлегә ул үтәлмәде. Димәк эшлисе эшләр, яшисе гомер алда торсын. Әти-әниемә,сөйгәнем Илдарга, балаларыма, һәрберегезгә чиксез рәхмәтлемен.
МИН ЯРАТАМ СИНЕ ТОРМЫШ!
МИН БИТ СИҢА ГАШЫЙК КҮПТӘН.
СЫЙПАСАҢ ДА СЫНАСАҢ ДА,
ЮКТЫР СИҢА, ЮКТЫР ҮПКӘМ"
Җырчыга сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар телибез.