«Әнинең Данирны бик каты мактаган видеосын куйгач: «16 ел яшәп, бер тапкыр да талашканнары юкмыни?» – дип яздыгыз. Бер тапкыр талаштылар алар.
Мин өйдә юк вакытта, Мәрьямнең эче авырткан. Ә Данир кызыбыз гимнастикага бармас өчен алдалый дип уйлаган. Мәрьямне УЗИга алып киткән. Барысы да яхшы дип күрсәткән УЗИ нәтиҗәләрен әнигә алып кайтып биргән дә: «Кара! Кылана ул! Барысы да әйбәт», – дигән.
Әни менә болай дигән: «Балага акча түгел, игътибар кирәк. Бала белән вакыт үткәрегез, ул бит бәләкәй әле», – дип, үзенекен сөйләвен дәвам иткән. Менә шунда гауга башланган да инде.
Фото: социаль челтәрләрдән скриншот.