Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
27 декабрь 2024, 12:34

Һәр йортта гармония булсын!

Яңа ел! Ышанучылар, ярата һәм хыяллана белүчеләр өчен иң якты, серле һәм могҗизалы бәйрәм. Үткәннәргә борылып карап, нәтиҗә ясау, уңышларны барлау һәм  киләчәккә планнар кору мизгеле. Кем өчендер гаилә белән бергә ял итә торган, ә кем өчендер... эшли торган вакыт бу. Популяр җырчы пар  - Юлия һәм Илнар Котдусовлар өчен,  мәсәлән,  2024 елның 31нче декабре - эш көне. Әмма алар моңа шат кына!Чөнки үзләре сайлап алган язмыш! Әйдәгез, әлеге иҗади гаилә белән якыннанрак танышыйк.

Һәр йортта гармония булсын!
Һәр йортта гармония булсын!

Яңа ел! Ышанучылар, ярата һәм хыяллана белүчеләр өчен иң якты, серле һәм могҗизалы бәйрәм. Үткәннәргә борылып карап, нәтиҗә ясау, уңышларны барлау һәм  киләчәккә планнар кору мизгеле. Кем өчендер гаилә белән бергә ял итә торган, ә кем өчендер... эшли торган вакыт бу. Популяр җырчы пар  - Юлия һәм Илнар Котдусовлар өчен,  мәсәлән,  2024 елның 31нче декабре - эш көне. Әмма алар моңа шат кына!Чөнки үзләре сайлап алган язмыш! Әйдәгез, әлеге иҗади гаилә белән якыннанрак танышыйк.

-Сезнең гаилә тарихы ничек башланды ул? Кайда таныштыгыз? Кем кемне беренче күрде?

Юлия.  Без студент елларында таныштык. Уфа сәнгать училищесында Илнар тынлы бүлектә укый иде, ул тромбончы. Ә мин - хор-дирижерлык бүлегендә укыдым. Илнарның сүзләренә караганда, ул мине күзәтештереп йөргән булган.

Илнар.Әйе, мин Юлияне беренче күрдем.

Юлия. Ә мин аңа игътибар итмәгәнмен. Шулай бервакыт дуслар белән кафеда җыелдык та сөйләшеп-көлешеп утырабыз. Бер мизгелдә каршыда утырган Илнар белән карашларыбыз очрашты. “Ни өчен бу миңа шулай сәер карый?” -дип уйлап та куйдым әле. Менә шул караштан башлангандыр инде безнең мөнәсәбәтләр. 2004 елдан алып без бергә. 20 ел! 3 ел очрашып йөргәннән соң, 2007 елда, никах укыттык. 2008 елның 8 августында туй үткәрдек.

Илнар музыкаль гаиләдә туып-үскән. Кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясаган. Караиделдә «Яшьлек» бию халык ансамбле солисты булган ул. Очраша башлаганда, мин әле аның иҗади гаиләдән икәнен белми идем. 2006 елда  “Гәлсәр сандугач" проектында катнашу теләге белән яна башладым. Минем анда бик нык катнашасым килде. Илнар: “Әйдә әтилдән җыр сорыйм һәм син аны башкарырсың”- ди. Мин үзем Чиләбедән. Музыка мәктәбенең фортепиано классында белем алдым. Җырларга бик ярата идем. Балачактан ук артист булачагымны белә идем. Гәрчә кечкенәдән сәхнәдә чыгыш ясамасам да. Бик оялчан бала идем мин. Ләкин артист булу теләге бик зур булгач,  мәктәпне тәмамлап, сәнгать институтына укырга кердем. Һәм анда хыялымны гына түгел, Илнар йөзендә үз язмышымны да таптым. Җыр бар бит “Музыка нас связала...” Безнең очракта да шулай!

-Ә бергә җырлау уе кайчан туды?

Илнар. Без икебез дә сәнгать училищесын тәмамлагач, тормышта нәрсә белән шөгыльләнергә дигән сорау тумады ул. Җыр-моң безгә ләззәт, шатлык, бәхет китерә. Ә бу тормышта үзеңә ошаган эшне башкарудан да рәхәтрәк нәрсә бар? Ә нәкъ парлап җырлауга килгәндә, анысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Бу турыда хәтта сөйләшү дә булмады.

Юлия. Мин хыялларымда үземне опера җырчысы итеп күрә идем, әмма милли эстрада үзенә тартты. Бергә парлап җырлау күпкә җиңелрәк, без бер-беребезгә ярдәм итәбез. Иҗатка бәйле фикер алышабыз, киңәшләребезне әйтәбез. Безнең аерым-аерым башкара торган җырларыбыз да бар. Шуңа күрә репертуар ягыннан да баерак килеп чыга.  

-Сәхнәдә парлап иҗат итүнең җиңел һәм авыр яклары?

Юлия. Башкаларда ничектер мин белмим, ә безнең өчен кыенлык юк. Тональность кына Илнарга югарырак кирәк, миңа түбәнрәк булырга мөмкин. Әмма җырларга уңайлы булсын өчен монда да алтын урталыкны табабыз.

-Сез гастрольдә йөргәндә улларыгызны кем карый?

Илнар.  Безнең балалар үсте инде, мөстәкыйль алар, үзләрен үзләре карыйлар. Бәләкәй чакларында кыенрак иде, әлбәттә. Безгә банкетларда эшләргә, концертларда катнашырга кирәк. 3-4 яшьлек балаларны гел үзебез белән алып йөри алмыйбыз. Аларны кем генә карамады!.. Уфада укыган сеңелләребез, энеләребез килеп тора иде. Без аларга финанс яктан булыштык, алар безгә балаларны карашты.  Әти-әниләргә зур рәхмәт! Алар ярдәмләште. Хәтта Чиләбедән ике атна саен диярлек килеп йөрделәр.

-Хәзер аларга ничә яшь булды инде? Кечкенә чакларында сәхнәдә күренгәннәре бар иде. Әле җырлыйлармы?

Юлия. Олы улыбыз Ренальдка - 14 яшь. 4 яшендә сәхнәгә чыкты. Клипларда төште. Аның үз “поклонниклары” барлыгын да беләм. Хәзер сәхнәгә чыгу теләге юк, әлбәттә, ләкин сорасак, баш тартмый. Үзлегеннән гитарада уйнарга өйрәнде, картәтисе баянда уйнарга өйрәтте. Музыканы ишетү сәләте бик яхшы аңарда. Илһам Шакиров җырларын тыңларга ярата икән. Мин моны күптән түгел генә белдем әле.

-Димәк, талант балаларда йоклый дигән сүзләр аңа кагылмый. Ә кечесе?

Илнар. Кече улыбыз  Радмирга 12 яшь. Ул безнең артист инде! Шулай ук җырларга ярата, әмма әлегә әллә ни  музыкаль сәләтләрен күрсәтмәде. Ә менә актерлык көчле! Киләчәктә синнән шәп тамада чыгачак дип көлешәбез.  

-Сезнең гаиләдә нинди яңа ел традициясе бар?

Юлия. Яңа ел безнең өчен көтеп алынган гаилә бәйрәме. Ел саен купшы чыршы бизибез. Духовкада каз я булмаса үрдәк пешерәбез. Тәмле итеп, мул итеп табын әзерлибез. Мин өстәлне матур итеп сервировкаларга яратам. Һәр ризыкны, аеруча салатларны, матур итеп бизәргә тырышам. Хәзер нини генә салатлар юк! Ләкин безнең өчен иң яратканы традицион салатлар – “сельд под шубой”,  “оливье”. Аларны һичшиксез әзерлибе.12дән соң урамга чыгабыз, салют аттырабыз. Без шәһәрдән читтә, Нагаево касабасында, үз йортыбыз белән яшибез. Үз йортың  булу бик уңайлы. Яңа ел алдыннан мунча ягабыз...

Илнар. Өйдә булсак... Без сәхнә кешеләре бит. Ә алар кеше ял иткәндә гадәттә эшли. Яшерен-батырын түгел, Яңа ел бәйрәмнәрендә яхшы гына тәкъдимнәр була. Дөнья көтәр өчен акчасы да кирәк. Быел, мәсәлән, “Янгантау" шифаханәсендә эшләячәкбез. Анда ял итүчеләргә бәһрәм рухы һәм яхшы кәеф бүләк итәчәкбез.

-Каникулларны ничек үткәрәчәксез?

Илнар. Анысын менә өйдә ял итеп үткәрергә исәп.

Юлия. Чыршыларга йөрербез, тимераякларда шуарбыз. Әти-әниләр янына кайтып, аларны бәйрәм белән котлап килербез. Ел саен каникуллар күңелле үтә безнең. Нишләргә белми аптырап, телевизор каршында яткан юк.

-Яңа ел каршылаганда кызыклы хәлгә тарыганыгыз бармы?

Юлия. Бер елны Уфаның төп чыршысы янына бәйрәм концертында чыгыш ясарга чакырдылар. Нагаеводан анда кадәр ара шактый ерак. Без чыгыш ясадык та өйгә ашыктык. Әмма кышкы юл бик үк яхшы булмагандыр, сәгать сугарга 2 минут калганда йөгерешеп килеп кердек. Балалар да безнең белән иде. Яңа елны туннар, курткалар, башлыклар киеп каршы алдык шулай!

-Балаларыгыз Кыш бабайга ышанмыйдыр инде...

Юлия. Әйе, балалар үстеләр. Әмма чыршы астына бүләкләрне әти белән әни салганын белсәләр дә, элеккечә шатланалар. Без исә аларның исләрендә калырлык кызыклы бүләк сайларга тырышабыз. Үзебез дә күптән зурлар булсак та, бу кичне теләгән теләкләр, хыяллар чынга аша дип ышанабыз, шуңа өметләнәбез. Яңа ел могҗизасына ышанырга кирәк. Хыяллар белән яшәргә кирәк.

- Ә сезнең иң зур хыялыгыз нинди?

Юлия. Әти-әни буларак иң зур хыялыбыз – балаларыбызның шатлыкларын, теләгәннәренә ирешүләрен күреп яшәү. Аларның лаеклы, чын ир-егет булып үсүләре өчен горурланып яшәү.

Илнар. Үз чиратыбызда әти-әниләр безнең белән горурланырлык итеп яшәү. Иҗади яктан үсүебезне дәвам итү. Акрын адымнар белән һаман югарырак менәбез.

-Бәйрәм белән котлап, нинди теләкләр юлларсыз?

Илнар. Котдусловлар гаиләсе һәммәгезне Яңа ел белән котлый! Һәр йортта тынычлык, иминлек, бәхет һәм гармония булсын! Яңа елда барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Яңа ел котлы булсын!

Әңгәмәдәш – Эльмира Ибраһимова.

 

Һәр йортта гармония булсын!
Һәр йортта гармония булсын!
Һәр йортта гармония булсын!
Һәр йортта гармония булсын!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: