+22 °С
Яңгыр
«Менә беренче адымнарыбызны видеога төшерер көн җитте. 2 ай элек берничә адым ясый башлаган иде, ә тәпи йөреп китәргә кыюлыгы җитеп бетмәде. Ә менә кичә көне буе йөрде.
Безнең улыбыз үсеп килә. Аллаһы боерса, гыйнварда 1 яшь була. Кичә кенә тапкан кебек», – дип хис-кичерешләре белән бүлешкән яшь әни.
Нәни Алимны әтисе Рушанга охшатканнар.
«Ниһаять, безнең принц зур аудитория каршына чыкты», — дип язган блогерның фанатлары.
Фото: социаль челтәрләрдән.