Кода статусы да өстәлде үзләренә.
Кода булып утырганнар безнең игезәк тә бизәк артистларыбыз – Юнысовлар. Алар кадерле, бердәнбер сеңелләре Ританы кияүгә биргәннәр.
Бу хакта Айдар социаль челтәрләрдә язып чыккан, мәчетә узган никах тантанасыннан видео да куйган.
«Ул көн килеп җитте. Бүген – яраткан, бердәнбер сеңлекәшебезнең никахы», – ди Айдар.
Әйткәндәй, чибәр кәләш Рита, абыйлары кебек үк, җыр-моңны, иҗатны ярата. Ул, ире итеп, музыкант, җырчы, «Gimala» кушаматы белән чыгыш ясаучы Марсель исемле егетне сайлаган. Марсель рус телендә җырлый.
Яшь, чибәр бу парга да мәхәббәтле, озын, тигез гомер телибез. Һәр пар, һәр гаилә бәхетле була күрсен. Гаилә елында гаилә корган бу яшьләрнең бер-берсенә мәхәббәтләре яшәгән саен артсын!