Ул тапшыруның алып баручысы Айгөлнең сорауларына җавап бирде.
– Әбиегез дә үпкәнне яратмый икән, сөртеп куйганын күргәнем бар.
– Әйе, ул да яратмый. Без гомумән яратмыйбыз. Була «төче» гаиләләр, балаларны кызарганчы үбәләр. Минем улым Айдан да шулай. Без бит аны «үптермә» дип өйрәтмәгән, кулыннан тотканнарын, кочаклаганнарын, битеннән үпкәннәрен яратмый. Генетика, кан хәтере дигән әйбер мөһим. Баланы өйрәтмәсәң дә, әгәр баланы син тапкансың икән, ул бала джунглида үссә дә, «мине үпмә» дип утырачак, чөнки аның генетикасы бар.
Фото: социаль челтәрләрдән.