Башта барысы да яхшы барды, ләкин бүген матбугат чаралары, Борис Васильевич реанимациягә эләккән — аның хәле авыр дип бәяләнә, дип хәбәр итте. Операциядән соңгы чор үпкә ялкынсынуы һәм организмдагы башка бозылулар белән катлауланган...
"Артист аңында, хәлсезлектән һәм күңел болганудан зарлана. 11 декабрьдә актер 75 яшьлек юбилеен хастаханә койкасында каршылый. Травмадан соң аның шулай ук кан югалту аркасында анемиясе барлыкка килгән", - дип хәбәр иткән Mash Telegram — каналына чыганак.
Танылган артистыбызга иминлек һәм сәламәтлек телик, дуслар. Исән-сау булсын!
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.