Йолдызлар тормышыннан
14 декабрь 2024, 12:00

Алтарь янына яланаяк барды: «Уральские пельмени» йолдызы Мальдивада туй ясады

Аның әлеге туе кабаттан үтте.

Алтарь янына яланаяк барды: «Уральские пельмени» йолдызы Мальдивада туй ясадыАлтарь янына яланаяк барды: «Уральские пельмени» йолдызы Мальдивада туй ясады
Алтарь янына яланаяк барды: «Уральские пельмени» йолдызы Мальдивада туй ясады

Күпләребез телевизорлардан яратып караган «Уральские пельмени» йолдызы Илана Дылдина кияүгә чыгу тантанасын яңадан кабатлады. Ул инде язылучылары белән Мальдивадагы күңелгә үтеп керерлек никахлашу тантанасы кадрлары белән уртаклашкан иде. Илана 10 ел бизнесмен Дмитрий Дылдин белән никахта бәхетле, ә тантана белән ир белән хатын юбилейны – кургаш туйны билгеләп үтәргә булдылар.

 – Кайберәүләр без ун елдан соң беренче тапкыр өйләнештек, дип уйладылар. Юк, без инде 11 ел бергә! Аларның 10 елы рәсми никахта. Менә кургаш туебыз да килеп җитте. Ул бит алсу төстә. Шундый матур итеп без үзебезнең юбилеебызны билгеләп үтәргә булдык, мәңгелек мәхәббәтне һәм никах бәйләнешләрен расладык, – дип язды Илана үзенең “Telegram”-каналында.

Тантана өчен ир белән хатын хәтта образлар уйлап та караганнар. Илана яңадан кәләш ролен үз өстенә алган һәм ап-ак күлмәктән алтарьга чыккан. Аңа юл исә роза таҗлары белән бизәлгән. Алтарьга актриса, ире кебек үк, яланаяк барган.

 

Тантана океанга караган матур пляжда узды. Чын-чынлап барысы да булды, шул исәптән никах балдаклары да. Туйны әти-әниләре белән бергә ир белән хатынның кызы Диана да билгеләп үтте.

Бу юлы телеэкраннар йолдызы һәм аның ире туй тантанасын җирле традицияләргә басым ясап уйнарга карар кылганю Әйтик, Дмитрий Дылдин бер савытка гади ком, ә аның сөйгәене алсу ком салды. Алар комны болгатырга тиеш булды. Бу ир белән хатынның хәзер бөтен ком кебек үк аерылгысыз булуы символы, дип аңлатты язылучыларга Илана Дылдина.

– Акылга сыймаслык хисләр! Ун елдан соң без моны эшләвебезнең шәплеге турында сүз дә юк. Менә йөзек, без яңа өйләнешкәннәр! - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты «Уральские пельмени» йолдызы.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Комсомольская правда" сайты.

Алтарь янына яланаяк барды: «Уральские пельмени» йолдызы Мальдивада туй ясады
Алтарь янына яланаяк барды: «Уральские пельмени» йолдызы Мальдивада туй ясады
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас