Татар эстрадасының төп буйдакларының (аның афишасында нәкъ шулай язылган) берсе Марат Яруллин 2нче декабрьдә Чишмәдә концерт белән чыгыш ясаган. Концерт алдыннан үткәргән репетициясендә ул мәдәният сараендагы реквизит – атына торган кәнәфидә – кылтаеп, атынып җырлый. Әмма кайсыдыр бер моментта кәнәфи Марат Яруллинның гәүдәсен күтәрә алмый, җимерелә. Җырчының моңа исе китми, ул шаркылдап көлә-көлә җырлавын дәвам итә.
Ә менә мәдәният сараенда көлүчеләр булмаган. Яруллин гади җиһазны җимермәгән, ул балалар театраль студиясе реквизитын җимергән. Балаларның ата-аналары акча җыеп сатып алган булган аны. Түгәрәк җитәкчесе зыянны каплаттыру максатында Марат Яруллин белән элемтәгә чыгып караган, әмма җырчы җавап бирмәгән.
Mash Batash Телеграм-каналына җырчы утыргычның болай да таралып баруын әйткән, аннары, шул кәнәфидән егылып җәрәхәтләнгән булсам, мәдәният йортын судка да бирә алыр идем, дигән.
Ай-һай, бер дә матур түгел, миңа калса...
Чыганак: Mash Batash Телеграм-каналы.