Барлык яңалыклар

«Мин дә шундый идем»

Башкортстанның атказанган артисты, җырчы, курайчы һәм кубызчы ZAINETDIN (Заһир Зәйнетдин)  гастрольләренең берсендә  яшь фанаты белән танышкан. Ул тавышы һәм образы белән 100 процентка җырчыны кабатлый икән. 

«Мин дә шундый идем»
«Мин дә шундый идем»

Рамилгә 6,5 яшь,  Белорет шәһәрендә яши, бию түгәрәгенә йөри.

 - Рамил белән без аңа ике яшь чагыннан ук таныш. Минем концертларга  сөйләшә белмәгән чагыннан үк йөргәнен хәтерлим, минем көйләргә биеп, гел игътибарны җәлеп итә иде, – дип таныштыра кумирын Заһир. – Егетебез үсә төшкәч, концертларда минем бөтен хәрәкәтләремне дә кабатлавын күрдем. Минеке кебек прическалар ясаткан, костюмнар да тектергән. Әнисе сөйләве буенча, әгәр сәхнәдә минем образ үзгәрсә, Рамил дә шулай ук үзгәртә икән. Рамил мине таяк белән генә уйныйм дип уйлаган, чөнки элек уен коралларын күргәне булмаган, – ди Заһир.

 Узган ел әнисе Рамилгә кубыз сатып алган, ә Зәйнетдин аңа концертта курай бүләк иткән.

 Минем концертларга балалар бик күп килә. Әти-әниләрдән бие еш рәхмәт сүзләре ишетәм. Минем иҗатым ярдәмендә балаларның халык уен кораллары белән мавыга башлаулары, туган телне, җырлар өйрәнүләре, курай, кубыз түгәрәкләренә, биюләргә йөрүләре, әти-әниләреннән музыка кораллары алуларын үтенүләре  – куанычлы хәл. Гомумән, Рамил минем балачакны хәтерләтә - мин дә, аның кебек,  Рәсүл Карабулатовны яратып тыңлый идем. Әле Рамилгә карыйм да, җыр-моңга тартылуын күреп,сокланып туя алмыйм. Моның өчен мин бик шат.

Чыганак: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: