Владимир Зеленский 34 кешене дәүләт бүләкләреннән һәм мактаулы исемнәрдән мәхрүм итү турындагы указга кул куйган.
Болар арасында Русиянең сәясәт, диният һәм мәдәният эшчәннәре, прокурорлар бар. Алар барсы да Украинаның дәүләт бүләкләреннән билгесез вакытка мәхрүм ителгән.
Украинаның халык артисты исемен моннан ары җырчы Николай Басков, Филипп Киркоров, Александр Малинин, композитор Игорь Крутой йөртә алмаячак икән. Шулай ук Ани Лорак һәм Таисия Повалий да халык артистлары исеменнән колак каккан.
Сәнгать сәясәттән өстен дигән булалар да бит, алай түгел бугай шул...
Фото: bashinform.ru