Барлык яңалыклар

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов арасында тагын тавыш чыгарга тора

«Менә тагын бер «фанера». Шуңа күрә халыкка минем турыда «фанерага» җырлый дип әйтүдән тукта», – дип язган Ильмира.

Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов арасында тагын тавыш чыгарга тора
Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов арасында тагын тавыш чыгарга тора

Ильмира Нәгыймова элекке ире, җырчы Руслан Кираметдиновны фонограммага җырлауда гаепләп чыккан. Ул бу хакта артистларның Уфадагы концертларын оештыручы «Вип-Арт» оешмасының социаль челтәрдәге төркемендә, элекке ире җырлаган видео астында яза, - дип хәбәр итә "Интертат".

«Менә тагын бер «фанера». Шуңа күрә халыкка минем турыда «фанерага» җырлый дип әйтүдән тукта», – дип яза анда Ильмира Русланга.

Җырчының ни өчен элекке иренә турыдан-туры мөрәҗәгать итмичә, чит сәхифәләр аша комментарийлар калдыруы гына аңлашылып бетми. Җырчыларны фонограммага җырлауда «тотучы» блогер Тимур Ганиев та бу хакта үз фикерен белдергән. «Алар бергә җырлаганда гел «фанерага» җырлаганнар, ахры. Концертларыннан дуэтлар караганым бар – фонограмма. Шуңа күрә, бер-берсеннән ерак китмәгәннәр», – дигән ул. Блогер, шулай ук комментарийлар аша, Ильмирага да мөрәҗәгать итә: «Ильмира, үзең бу теманы күтәргәч, әйдә, белик әле: син концертларыңда ничә җыр башкарасың? Шуның ничәсен тере тавышка җырлыйсың? Аннан соң Русланга кире кайтырбыз. Ул ничә җыр башкара һәм ничәсен тере тавышка җырлый икән? Шуннан кайсыгызның даими «фанерщик» икәнлеген белербез», – ди ул. «Русланның Ильмира турында «фонограммага җырлый» дигәнен ишеткән юк бит. Тамашачылар яза бит бу турыда, аның концертларын карагач»;

«Нәгыймова бу явызлыгы белән картаеп бетәчәк»;

«Ильмира, оныт инде Русланны, тынычлыкта калдыр, зинһар. Авырткан җирдән кул китми»;

«Русланнан көнләшүчеләр нишләргә белми. Руслан – ут. Үз тавышы, үз моңы. Уңышлар гына сиңа, Руслан»;

«Аерылдың бит, ничек телисең, шулай яшә инде. Үзең дә тик тормыйсың, кешегә дә яшәргә бирмисең», – дип, Ильмира Русланның уңышларыннан көнләшә, дип санаучылар да күп.

Читайте нас: