Барлык яңалыклар

«Башта талаштылар, аннан яратыштылар»

Данир Сабиров төне буена күршеләрен тыңлап яткан. 

«Башта талаштылар, аннан яратыштылар»
«Башта талаштылар, аннан яратыштылар»

Стәрлетамакка гастрольләре вакытында Данир Сабиров бер кунакханәгә тукталган һәм, төне буе йоклый алмыйча, интегеп чыккан, - дип яза "Интертат".  Барысына да артык юка стеналар һәм дәртле күршеләре сәбәпче. Юмор остасы бу хакта кызык итеп сторисларында сөйли.

«Кайвакыт минем өчен иң яхшы музыка ул – тынычлык. Менә шундый матур номер минем. Тик биредә шул дәрәҗдәге юка стеналар... Күрше бүлмәдәгеләрнең нәрсә сөйләшкәннәре ишетелеп торды. Вәт Стәрлетамак кунаклары дәртле-е-е. Ә бәлки, Стәрлетамаклылар үзләредер дә әле. Башта талаштылар, аннан яратыштылар... Кыскасы, спектакль караган кебек булдым. Страсти, малай. Минем, хәтта, алар белән танышасым килеп китте. Лифтта күрсәм, кул чабар идем», – дигән ул. Сүз уңаеннан, Данир Сабировның мондый хәлгә беренче генә юлыгуы түгел икән. Аның инде Уфада да төнлә йокламый торган күршеләрен тыңлап чыкканы булган.

Читайте нас: