Володя 2003 елдан бирле яманшеш белән көрәште. Аңа бу куркыныч диагнозны 2003 елда куялар. 2013 елда чир туктала, ул ремиссия хәленә керә. Володя иҗат белән актив шөгыльләнә, тормыш иптәше һәм кызы белән гастрольләрдә күп йөри. Соңгы тапкыр ул 1 ноябрьдә зур концерт бирә. 9 ноябрьдә Александра Пахмутованың 90 яшьлек юбилей кичәсендә катнаша.
Җырчы бүген иртән хастаханәдә реанимациядә якты дөнья белән хушлашкан. Аны хастаханәгә пневмониягә шик белән салганнар. Әмма үлеменең сәбәбе дип онкологияне атаганнар.
Җырчыны сишәмбе көнне Троекур зиратында җирләячәкләр.
Чыганак: mk.ru
Фото: heeeey.ru