Барлык яңалыклар

Фирдүс Тямаев: "Әгәр дә аборт ясатырга уйласаң, үзеңә кара"

Җырчы, тормыш иптәше Резеда өченче тапкыр авырга узгач, төш күргән.

Фирдүс Тямаев: "Әгәр дә аборт ясатырга уйласаң, үзеңә кара"
Фирдүс Тямаев: "Әгәр дә аборт ясатырга уйласаң, үзеңә кара"

Билгеле булуынча, җырчы Фирдүс Тямаев тормыш иптәше Резеда Әхмәтвәлиева белән өч бала үстерәләр: ике ул һәм бер кыз. Резеда өченче тапкыр авырга узгач, Фирдүс төш күргән. Әгәр дә җырчыга ул төш кермәсә, бәлки, бүген Фирдүс белән Резеда 3 бала әти-әнисе булмас та иде. Чүт кенә ялгыш адым ясамый калулары хакында Фирдүс Тямаев «Сер итеп кенә» тапшыруында сөйләгән, - дип яза "Интертат"

. «Резеда авырга узды да миннән сорый. «Безнең планга кермәгән иде бит, минем укуым кала, нишлибез?» – ди. «Вакытында тапсаң, әйбәтрәк инде, әгәр дә аборт ясатырга уйласаң, үзеңә кара», – дидем, усалрак кына итеп. 

Бу миңа кич белән: «Мин иртәгә аборт ясатырга сөйләштем», – дип яза. Мин ул көнне ниндидер чарада идем. Төнлә кенә өйгә кайтып кердем. Карыйм, хатын, кечкенә малайны кочаклап, аскы катта йоклап киткән. Мин икенче катка менеп йокларга яттым. Шунда төш күрәм. Бер кечкенә баланы ниндидер болганчык сулы диңгез астына алып төшәм һәм шунда калдырам...» – дип сөйләгән Фирдүс Тямаев.

Читайте нас: