Илназ Минвәлиевның яңа гына армиядән кайткан төпчек улына олы улы Салават машина алып биргән.
"Җырчы әлеге сөенече белән социаль челтәрләрдә дә уртаклашкан, - дип чза " Интертат". -Аның уллары белән горурлануы әллә каян сизелеп тора. «Дуслар, ГАИда йөрибез әле. Ильяс улыма машина алып бирде Салават абыйсы. Абыйлы-энеле машинаны учетка куялар. Шыкылдап торган машина эләкте улыма, номерлары да бик шәп. Салават абыйсына да рәхмәт. «Армиягә барып кайтсаң, машина алып бирәм», – дигән иде, сүзендә торды. Абыйлар менә шулай энекәшләрне карап, барлап торырга тиешләр. Әти урынына каласы кешеләр алар. Исән-сау йөрергә язсын, улым. Безгә мондый машиналар эләкмәде инде. Черек «Пятерка»дан башлаган идек. Салават үзе дә черек машина алып, шуннан яңа машина ясап бетереп, сатты. Хәзер яңаны алды», – дип сөйләгән ул сторисларында.