Тямаев нинди нәзер әйткән?
Сез "Өмет"нең яңа саныны укыдыгызмы әле, дуслар? Анда хәмер һәм шешәнең нигә илтеп җиткерүен бәян иткән бик гыйбрәтле язма бар. укымаган булсагыз, мотлак табып укыгыз. беләбез инде, димәгәз. Әнә Фирдус та бик үзенчәлекле хәлләр турында сөйли.
Фирдүс Тямаев хәмер эчмәве, гомумән, спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмавы турында сөйләп биргән.
«18 яшьтә, әти үлгәч: «Әти, авызыма бер тамчы да аракы капмыйм, тормышымны күтәрәм, синең битеңә кызыллык китермим», – дип нәзер әйттем. Шуннан соң 10 ел эчмәгәч, кайвакыт егетләр белән елына бер булса да ярты рюмка виски, вино эчеп куя башладым. Һәм мине шушы нәзер тота иде. Я авариягә эләгәм, я нәрсә... Хәзер бер 3 еллап инде бер йотым сыра да эчкәнем юк», – ди ул.
Фирдүс исә исерткеч эчемлекләрне тәмле җимеш сулары, алмалар, лимон салып ясалган чәйләргә алыштырган. Аның гримеркасында да 3 литрлы банка белән чәе гел үзе белән. Ә сез болай эшли аласызмы? Фирдусчарак әйтсәк: Слабо?
Чыганак: Интертат.