Барлык яңалыклар

Алсу Ян Абрамов белән аерылышуны чын күңелдән ничек билгеләп үткән

Өч ай элек җырчы бизнесмен Ян Абрамов белән аерылышты. Ул ире 18 ел яшәде һәм өч бала тәрбияли иделәр.

Шәхси тормышындагы шатлыксыз үзгәрешләргә карамастан, артистка газап чигеп интекмәгән, ләбаса. Ул зур сәхнәгә җанатарлары сөенеченә кайтты, ә тагын киң колач белән үз тормышындагы яңа бүлекне билгеләп үтте.

 

"Аерылышканнан соң каре ясау теләге булмады. Ләкин мондый борылышлар бала туганнан соң булды: мин каре ясадым, кием стилен бераз үзгәрттем. Бу юлы мин үземне тагы да ныграк ярата башладым, мин барысыннан да канәгать. Аерылышуны мин караокеда билгеләп үттем. Любочка Успенскаяның "К единственинному нежному" җырын җырладым. Бу бит җанны телгәли торган җыр, бары тик барлык караоке-кичәләрнең гимны гына! Аннары сәяхәтләр булды. Шопинг ясарга кирәксенмәдем. Бьюти-процедуралар булды. Массаж яратам", - дип бәян итте йолдыз матбугат вәкилләренә.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: