Ангелина баланы имезгәннән соң кечерәйгән һәм сыгылмалылыгын югалткан бюсттан канәгать түгел иде, һәм ярдәм сорап пластик хирургка мөрәҗәгать иткән. Шушы көннәрдә яшь әни операция узганын хәбәр итте. Күпсанлы язылучыларына һәм фанатларына үзен канәгатьләнерлек хис итүен генә билгеләп үтте.
«Дүшәмбе кичен операция булды, сишәмбе көнне мине чыгардылар. Көне буе йоклап чыктым, рәтләп ашый алмадым. Кичә бераз җиңелрәк иде, аппетит та юк. Бүген перевязкага һәм консультациягә барам", - дип хәбәр итте Влада Соколовскийның 25 яшьлек хатыны.
Халык Ангелинаның кыяфәтен яхшырту карарына төрлечә караган - берәүләр аны котлаган, икенчеләре исә пластикасыз да яшәп була, дип санаганнар.
Исегезгә төшерәбез, Ангелина Суркова һәм Влад Соколовский берничә ел бергә. Әлеге йолдызлы пар берничә тапкыр аерылышкан. Уллары Дэвид дөньяга килгәч, гашыйклар шулай да өйләнештеләр.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото социаль челтәрләрдән кулланылды.