Бүген бай, талантлы, атаклы Леонардо Ди Каприога 50 яшь тула. Дөнья буйлап миллионнарның йөрәкләрен яулаган актер ул. Аны кинода иң танылган режиссерлар теләп төшерә, ә актер катнашкан фильмнар бөтендөньяда популярлык яулый. Ул People журналы версиясе буенча планетаның иң матур 50 кешесе исемлегенә керә. 2019 елда әйдәп баручы мәгълүмат чаралары аны иң стильле ир-ат дип таныды, ә өч елдан соң ул дөнья кинематографы тарихында иң җәлеп итүчән ир-ат актерлар исемлегендә 15нче урынга чыкты.
Шунысы кызык, Голливуд йолдызының "антититулалары" да бар — 2001 елда аңа «Пляж» фильмындагы роле өчен «иң начар актер» номинациясендә «Алтын кура җиләге " премиясен тапшырдылар.