Барлык яңалыклар

Данир Сабиров: Бу йорт турында әллә нинди сүзләр йөри

“Кешеләрнең кабәхәтлегенә аптырап куям”, – ди җырчы.

Интертат
Интертат

Исегездәдер, узган ел билгеле җырчы Данир Сабировның күршесе Ирек абыйның йорты янды. Сабировлар гаиләсе – Миләүшә һәм Данир күршеләренә йорт салырга ярдәм итүгә тотынды. Алар яңа йорт салу өчен акча җыю оештырды, дип яза Интертат. 

Быел җәй йортны төзеп тә бетерделәр. Әле Данир белән Миләүшә шушы өйдән видео төшергән һәм бу йорка бәйле төрле сүзләр йөрүенә аптырауларын белдергәннәр.

“Кердек әле күршегә, аның ачкычлары бездә. Бу йорт турында әллә нинди сүзләр йөри. Аптырап та куям инде кайбер кешеләрнең кабәхәтлегенә. Янәсе, бу йорт безгә кала, шуңа төзибез икән. Аның балалары юк, дип тә язалар. Балалары бар – 2 кызы бар. Кемнәрдер: “Нигә балалары булышмый?” – ди. Балалары да булдыра алганча булыша. Бөтенебез ярдәм итәбез. Ярдәм итүчеләргә рәхмәт кенә. Әле Илнур исемле дустым бер урынлы 3 карават китерде. Ирек абый рәхмәт әйтте”, – ди җырчы.

Аның сөйләвенчә, йортка ремонт эшләргә дә күп чыгымнар кирәк.

“Безне өй төзергә дә өйрәтәләр әле. Ирек абый ничек теләде, шулай төзедек. Иске фундамент буенча шундый ук размердагы өй төзедек. Хәзерге вакытта мондый йорт төзү 8,5 миллион сум тора. Язылучыларыбыз ярдәме белән 3 миллион сум җыелды, аннан Ирек абыйның 1 миллион сум страховкасы бар иде – барысы да монда кереп бетте. Калганы инде – хәлле дусларым ярдәме белән”, – дип бәян итә Данир Сабиров.

Аның сүзләренчә, дуслары бик күп эшләрне башкарырга ярдәм иткән.

“Аллаһка шөкер, яхшы кешеләр бар. Дуслар, әллә нинди имеш-мимешләргә ышанып йөрмәгез”, – ди ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: