-4 °С
Болытлы
2002 елның 18 маенда Ижау шәһәрендә туа. Әти-әнисе аңа исемне гимнастка Алинә Кабаевага хөрмәтенә куша. Ләкин кыз гимнастиканы түгел, ә тимераякны сайлый.
"Әти-әни, мин тугач, нинди исем кушу турында бик озак уйланганнар. Төрле исемнәр тәкъдим иткәннәр, миңа берсе дә туры килми икән. Бер көнне әни телевизордан нәфис гимнастика караганда Алинә Кабаеваның чыгышын күргәч, чираттагы тапкыр үзенә тиңнәр юклыгын исбатлаган. Шуннан соң миңа Алинә дип кушарга булганнар», — дип сөйләгән Алинә Заһитова.