Җырчы Иркәнең ире Артур Шабакаев махсус хәрби операциядә булып, ярланып кайткан иде. Ниһаять, ул Казанга кайткан.
“Концертларда, социаль челтәрләрдә һәрвакыт безнең белән булдыгыз: исән-сау әйләнеп кайтсын дип, теләкләрегезне әйтеп, безнең өчен, аның өчен борчылып тордыгыз. Яраланганнан соң да бик күп кенә хатлар килде. Бик зур рәхмәт. Нәкъ менә тамашачыдан “поддержка” бик зур булды. Аларга тагын бер кат гаилә исеменнән бик зур рәхмәт”, – ди җырчы үзенең социаль челтәрләрендә.
Артур Иркәгә үзенең теләген җиткергән, шуннан соң җырчы бу темага сүз кузгатмаска җыенуын да әйткән.
“Шуның белән шул. Артурның теләге буенча, гаиләбез белән киңәшләшкәннән соң, бу темага башка әйләнеп кайтмаска булдык. Мөмкин булса, без бу теманы бүтән сөйләмәс идек.
Аның белән барысы да әйбәт, ул исән-сау. Ул әйләнеп кайтты. Тагын бер кат барчагызга бик зур рәхмәтләрне әйтәбез. Җан тынычлыгы, сәламәтлек телибез, анда булган егетләргә исән-сау әйләнеп кайтырга Ходай насыйп итсен. Без бөтен гаиләбез белән барысы өчен дә теләп торачакбыз”, – дип, мөрәҗәгать иткән Иркә.